Марат Кабиров
Акбабайның туган көне
Гәрдәншакир карт больницадан чыгу белән туган авылына, Акбабайның туган көненә ашыга.
Акбабайның туган көне бары тик Хәсәнбай авылында гына була һәм сабантуйлардан һич ким үтми торган иң зур бәйрәмнәрнең берсе.
Әмма шул бәйрәмгә дип кайтып та, авылда бернинди тантана төсмере күрми ул. «Нәрсә булды икән авылдашларга?!— дип уйлый Гәрдәншакир, бәйрәм табынына дип алып кайткан шәһәр күчтәнәчләренә карап,—Акбабайның да туган көнен оныттырырлык нинди хәл килеп чыкты икән?»